+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
8 гыйнвар 2021, 07:15

Элекке иремнең кредитын түләтәләр

— Никахта торганда элекке ирем берничә банктан кредитлар алган. Мин аларның берсендә дә поручитель булып тормадым. Бернинди документларны да имзаламадым. Гомумән, кредитлар турында берни дә белмәдем. Хәзер банк һәм коллектор конторалары вәкилләре, телефоныма шалтыратып, элекке иремнең кредитлары буенча да җавап тотам, дип белдерә. Аның белән ел ярым элек аерылыштык. Әйтегез әле, банклар миннән акча таләп итәргә хокуклымы һәм мин ирем тарафыннан түләнмәгән кредитлар өчен нинди дә булса җаваплылык тотаммы?

Альмира ГАНИЕВА.

— Бернинди җаваплылык та тотмыйсыз. Банк үз акчасын кире кайтарырга тырыша, шуңа күрә сезгә тагарга уйлый. Аларга шулай дип җавап бирегез. Нык торыгыз һәм алар сезне тынычлыкта калдырыр.
Читайте нас