Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
12 гыйнвар 2021, 15:10

Корсакны май басса, эшләр харап

Табиб моның ни өчен куркыныч булуын аңлатты.

Табиб моның ни өчен куркыныч булуын аңлатты.

Корсак үсү кешене ямьсезләп кенә калмый, сәламәтлегенә дә зур зыян килә. Әгәр кешенең гәүдәсе пропорцианаль тулылана, матурлана икән, бу алай ук куркыныч түгел. Майның корсак өлешендә генә туплануы күпкә куркыныч, дип белдерде "Россия 1" телеканалындагы “О самом главном" тапшыруында табиб Александр Мясников.

Ир-атларның бил үлчәме - 102 сантиметрдан, ә хатын-кызларныкы 88 сантиметрдан артмаска тиеш. Азиядә бу максимум тагын да түбәнрәк, һәм Европа да аларга омтыла.
Табиб билгеләвенчә, биредә тире астындагы май турында түгел, ә висцераль яисә эчке органнарны – эчәклек, бөер, бавыр, хәтта йөрәкне баскан май турында сүз бара. Организмда метаболик синдром нәкъ менә шуннан башлана, нәтиҗәдә, матдәләр алмашы бозыла, шикәр, холестерин һәм артериаль кан басымы арта.

Мясников хәлдән чыгуның биш юлын күрсәтә. Беренчедән, тәмәке тартудан баш тартырга. Икенчедән, спиртлы эчемлекләрне кабул итүне чикләргә кирәк. Өченчедән, шикәрдән һәм, әлбәттә инде, фастфудтан баш тартырга. Дүртенчедән, физик күнегүләр ясарга. Бишенчедән, көндезге рационның калориясен киметергә.

Фото:iz.ru
Читайте нас: