+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
13 гыйнвар 2021, 23:20

Ковидны нинди препаратлар белән дәваларга ярамый?

Сүз без уйлаган антибиотиклар турында бармый.

Сүз без уйлаган антибиотиклар турында бармый.

АКШның Цинциннати шәһәрендәге балалар дәваханәсе табибы Джошуа Шаффцин коронавирус вакытында кулланылырга тиеш булмаган берничә препаратны әйткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Беренче чиратта, бу – составында лоперамид булган, диареяне дәвалау өчен кулланыла торган дарулар. Алар эчәклек эшчәнлеген акрынайта һәм организмны бактерияләрдән чистартуга комачаулый. Табиб сүзләренә караганда, авырган вакытта күбрәк су эчәргә һәм организм чистартуның табигый процессына комачауламаска кирәк.

Шулай ук, ковидны ингаляторлар белән дәваларга ярамый. Әгәр бума чиреннән җәфаланмасагыз, әлбәттә. Моннан тыш, ковид вакытында фенилэфрин булган препаратларны кулланырга киңәш ителми. Сүз назаль спрейлар турында бара. Алар бигрәк тә йөрәк авырулары булган кешеләр өчен куркыныч, дип раслый табиб.

Фото:pnp.ru
Читайте нас: