-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
15 гыйнвар 2021, 14:35

Үсмерләр эшкә комачаулый

— Үсмерләр төркем белән кибеткә керә, шул рәвешле безгә эшләргә комачаулый, чөнки алар кычкырып сөйләшә, музыка акырта, кешеләргә чыгарга комачаулый. Законнарга таянып, аларны нинди нигездә куып чыгарырга була?

— Үсмерләр төркем белән кибеткә керә, шул рәвешле безгә эшләргә комачаулый, чөнки алар кычкырып сөйләшә, музыка акырта, кешеләргә чыгарга комачаулый. Законнарга таянып, аларны нинди нигездә куып чыгарырга була?
Мәдинә САТТАРОВА.


— Кибет — җәмәгать урыны. Шуңа күрә һәр кулланучы анда кибет эшләгән вакытта үзенә кирәк кадәр булу хокукына ия.
Ягъни, әгәр үсмерләр җәмәгать тәртибен бозмый, әйтик, сүгенми, кибеттә спиртлы эчемлекләр кулланмый һәм башка хокукка каршы гамәлләр кылмый икән, аларны, кызганычка каршы, кычкырып сөй­ләшкән өчен генә куып чыгарырга ярамый.
Сезнең канәгатьсезлек аңлашыла. Әмма моңа күнегергә тырышырга кирәк. Кибеттәге эшнең үз кимчелекләре бар, алар, барыннан да элек, куллану­чыларның үз-үзләрен тотышына бәйле.
Әгәр дә инде үсмерләр җәмәгать урыннарындагы тәртип кагыйдәләрен бозса, сез полициягә мөрәҗәгать итә аласыз, шул ук вакытта аларның сүгенеп сөйләшүен, мәсәлән, диктофонга яки видеога яздырырга кирәк.
Гомумән алганда, теләсә кайсы очракта сез Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеккә гариза белән мөрәҗәгать итә аласыз.
Читайте нас: