-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
20 гыйнвар 2021, 15:35

Таракан явы килә...

Беренче пик - февральдә, икенчесе җәй көтелә.

Беренче пик - февральдә, икенчесе җәй көтелә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Русиягә тараканнар һөҗүме турында кисәтте.

Бу хакта "Роспотребнадзор" дезинфектология институтының дезинсекция проблемалары лабораториясе мөдире Светлана Рославцева белдерде.

"Тараканнарга йомырка салу өчен су булган урыннар кирәк. Мондый йомыркаларның уртача үсеш вакыты, температурага карап - өч ай чамасы. Күпфатирлы йортларга тараканнарның чираттагы явы һәм аларны күпләп үрчүе февраль аена туры килә. Бу - беренче пик, ә икенчесе җәй көне булачак", - диде "Sputnik" радиосына биргән интервьюсында "Роспотребнадзор" белгече.

Рославцева сүзләренә караганда, тараканнардан саклану өчен вентиляция тишекләренә челтәр куярга мөмкин. Әгәр бөҗәкләр фатирга эләксә, пиретроид сиптерү бик ярдәм итмәячәк - гадәти алдавыч җим (азык-төлек) куллану яхшырак, дип өстәде ул.

"Аларга тараканнар популяциясе әллә ни өйрәнмәгән әле", - ди Рославцева.

Фото: ddtworld.spb.ru
Читайте нас: