+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
22 гыйнвар 2021, 12:50

Машинаң “туңмасын” дисәң...

Автомобильне юганнан соң була торган иң еш күренеш – ишекләрнең туңуы.

Автомобильне юганнан соң була торган иң еш күренеш – ишекләрнең туңуы. Юганнан соң, аларны сөртеп, йозакларга тормоз сыеклыгы тамызырга кирәк. Пыяла чистарткыч щёткалар тәрәзәгә ябышып катмасын өчен аларны күтәреп куярга кирәк. Әгәр инде ябышкан икән, кул белән куптарыгыз, чөнки аны эшләтеп, электромоторны яндыруыгыз бар.

Әгәр көзгеләрегез электропривод белән эшли икән, аларны да кул белән ачып ябып карагыз. Аның электроприводы көчәнеп эшләп януы бар.
Шулай ук, машинаны юганнан соң, кул тормозына куймагыз. Ул катып калырга мөмкин һәм машинаны урыныннан да кузгатып булмаячак.
Читайте нас: