– Мин 3нче төркем инвалид, йөри алмыйм диярлек, әмма 3нче төркемне сроксыз куйдылар. Минем торагым юк, бик фәкыйрь яшим. Дәүләттән торак ала аламмы?
— Социаль биләү килешүе буенча торак алу өчен сез исәпкә алынырга, чиратка куелырга тиеш. Моның өчен сезгә урындагы хакимияткә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук сез аз керемле дип танылырга тиеш. Русиянең Торак кодексында аз керемле гражданнар булып, гаиләнең һәр әгъзасына туры килә торган керемне һәм гаилә әгъзалары милкендә булган һәм салым салынган милек хакын исәпкә алып, Русия Федерациясенең тиешле субъекты законында билгеләнгән тәртиптә урындагы үзидарә органы тарафыннан аз керемле дип танылган гражданнар исәпләнә.