-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
24 гыйнвар 2021, 15:00

Майны алыштырдыңмы?

Юкса, моторга зыян килергә мөмкин.

Юкса, моторга зыян килергә мөмкин.

"АвтоВзгляд" порталы авторы Ефим Розкин автомашинада мотор маен алмаштыруны тиешле вакыттан күпкә иртәрәк башкарырга кирәк булган очракларны санап чыкты.
Аның сүзләренчә, майны елга бер тапкыр яки билгеле бер километражга җиткәч алыштырырга киңәш ителә. Әмма, мәсәлән, таксистларга моны ешрак эшләргә кирәк. Таксида йөрүче автомобильләр интенсив файдаланыла, нәтиҗәдә моторлы май деградацияләнә, һәм гадәттәгедән тизрәк искерә, яна, дип аңлатты Розкин.
Авыл җирлегендә яшәүче һәм каты өслексез юлларда йөргән автомобильчеләргә дә майны ешрак алыштырырга киңәш итәләр.
"Моннан тыш, газ педале белән артык мавыгу да майларның тиз тузуына китерә", - дип сөйләде Розкин.
Май озак вакыт тик торган машиналарда да деградацияләнә, шуңа күрә атнага бер-ике тапкыр булса да моторны кабызырга кирәк, чөнки, температура югары булып, двигательнең узеллары майланмый тору аерым детальләрдә тутыгу барлыкка китерергә мөмкин.

Фото: РИА Новости.
Читайте нас: