+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
26 гыйнвар 2021, 15:50

Гөлләрегез күз явын алсын, дисәгез...

Гап-гади киңәшләрне үтәгез.

Гап-гади киңәшләрне үтәгез.
Гөл үсеп утырган чүлмәкләрнең урынын еш алыштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла, шуның өчен дә гөлләрнең урынын еш алыштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүе бар.
Әгәр гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе һәм ком салыгыз.
Бүлмә гөлләренә артык күп су сипмәгез. Су сипкәннән соң 2-3 сәгать вакыт узгач, чүлмәк төбенә куелган савытка җыелган суны түгегез, югыйсә, гөлнең тамырлары черергә мөмкин.
Үзәктән җылытыла торган йортларда бүлмәләр артык коры булса, гөлләргә айга бер тапкыр сөт салыгыз.
Фикусның яфраклары ялтырап, ямь-яшел торсын, дисәң, гөлнең кәүсәсе белән тамыры тоташкан урынына бер бал калагы кастор мае сибегез.
Гөлләр җылылык чыганагы булган әйберләрдән ераграк торырга тиеш. Үтәли җил, томан ћәм тәмәке төтене дә аларга зарарлы. Балчыктан эшләнгән чүлмәккә гөл утырту алдыннан аны тәүлек буе суда тотарга кирәк
Фото: Яндекс.Дзен
Читайте нас: