Ипинең гомерен озайтып буламы? Әлбәттә. Түбәндәге киңәшләр сезгә ярдәм итәчәк.
- Ипи саллынган контейнерга әрчелгән бәрәңге яки алма телеме салыгыз. Бу продуктлар дым тарта, шуңа да ипи тиз күгәрмәячәк.
- Яна пешерелгән ипине 3 сәгать суытканнан соң гына нәрсәгәдер төрергә ярый.
- Ипине кәстрүлдә саклау да аның гомерен озайта.
- Ипине уртасыннан кисә башлагыз. Әгәр дә телемнәр күп кирәкми икән, ипинең кырые белән киселгән урынны каплап куегыз.
- Ипине тукымага төреп, пластик савытка салсаң - ул 3-4 көн саклана.
- Күпләр ипи салынган савытка тоз да куя. Бу да артык дымлылыкны ала икән.