Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
2 февраль 2021, 11:50

Үсмерләрне эчүгә җәлеп итсәң...

— Бик тә четерекле бер соравыбыз бар иде. Безнең авылга бер ир килеп урнашты. Куллары алтын, тегендә-монда эшкә чакырып кына торалар. Димәк, акчасы да бар. Авылда эчәргә яраткан ирләр, хатыннар хәзер аның йортына җыела. Анысы нәрсә, ул әле үсмер балаларны эчерүдән дә тартынмый. 17 яшьлек кызны даими эчерә. Ә анысын тиргәр кеше юк, әбисе бе­лән генә яши. Бу иргә карата берәр чара кылып булмый микән?

Әфүзә ХӘБИБОВА.

— Әлбәттә, бу хакта тиз арада хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк. Русия Җинаять кодексының 151нче “Балигъ булмаганнарны җәмгыятькә каршы гамәлләр кылуга җәлеп итү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатырга тиешләр. Гаебе дәлилләнсә, аңа 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, 1-2 ел холык төзәтү эшләре, 3-6 айга кулга алыну яисә 4 елга кадәр иркеннән мәхрүм ителү яный.
Читайте нас в