+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
3 февраль 2021, 14:23

Теләк кабул булсын өчен аны ничек теләргә?

"Тели белсәң - теләк, тели белмәсәң - имгәк" диләр бит әле...

"Тели белсәң - теләк, тели белмәсәң - имгәк" диләр бит әле...

Гает көнне таң беленгәндә нәнәй белән тәрәзә төбенә утырып сез дә теләк тели идегезме? Ни генә сорадык икән Аллаһтан... Нәнәй кушканныдыр инде - бәхет, тәүфыйк, иман байлыгы. Яңгыр яуганда, карлы буранда, кояш чыкканда, ай калыкканда теләсәң, теләк кабул була диләр иде өлкәннәр. Ә ничек теләргә соң аны?

1. «Көч күчәре»н табып, шунда теләк теләргә тырышыгыз. Үзегезне рәхәт хис итә торган, сезнең тоемлау буенча Галәм белән элемтә аеруча көчле тоелган урынны сайлагыз. Шәһәр шау-шуыннан аулакта, табигатьнең матур җирендә булса бик яхшы.

2. Теләкне хәзерге заманда теләгез. Бу трюкны күпләр белми, ләкин ничек кенә булыша әле! Инде тормышка ашкан дип ышанып теләгез. Мәсәлән, «Мин яңа йортта яшәргә телим» диясе урынга, «Бу авылда иң күркәм йорт минеке булачак!» дип әйтегез.

3. Теләкне гадиләштерегез. Катлаулы, озын җөмләле теләкләр буталчык була һәм бик күп шартларны күздә тота. Теләк никадәр гади, аңлаешлы булса, ул шулкадәр тизрәк тормышка да аша.

4. Үз мәнфәгатьләрегездән чыгып теләгез. Галәмнән сораганнарыгыз бары сезгә генә кагылышлы булсын. Туганнар, дуслар, яраткан кеше өчен теләк теләмәгез.

5. Бары яхшыны гына теләгез. Карманы начар энергетика белән бозмагыз! Юньсез хезмәттәшегезгә ачуыгыз булса да, негатив уйлардан арынып, үзегез өчен иң яхшысын гына теләгез.

6. Зурдан кубып теләгез. «Никадәр күбрәк теләсәң, шулкадәр күбрәк алырсың» дигән кагыйдә туры килә бу очракта. Тирәннән уйларга һәм иң яхшысы турында хыялланырга кыенсынмагыз. Әйтик, хыялдагы йорт турында теләк телисез икән, уйларыгызда гына булса да шул идеаль йортның хуҗасы булып карагыз! Артык тыйнакланып тормагыз!

7. Теләкләрегез турында беркемгә дә сөйләмәгез. Якыннарыгыз белән бик бүлешәсегез килсә дә, сезнең теләкләр – бары сезнеке генә! Бик шәхси әйбер ул. Күз алдына китерегез, теләгән теләк үзенә энергия туплый, аның турында күбрәк сөйләгән саен көче кими бара.

8. Теләкләрне җыеп барыгыз. Үзең сораганнарны кәгазьгә язып бару файдалы. Аерым битләргә языгыз да махсус тартмага йә конвертка салып куегыз. Ярты ел, йә бер ел үткәч, укып карап, никадәр теләкләрегезнең чынга ашуын күреп гаҗәпкә калырсыз.

Фото: navigatoruspeha.ru


Читайте нас: