+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
4 февраль 2021, 12:29

Бүген бездә - Хәния Фәрхичә кичке аш

Сез дә иртән ит фаршы алып куясыз да, кичтән аннан нәрсә пешерергә икән, дип баш ватасызмы? Мондый чакта яраткан җырчыбызның аш төрен язып алыгыз әле.

Сез дә иртән ит фаршы алып куясыз да, кичтән аннан нәрсә пешерергә икән, дип баш ватасызмы? Мондый чакта яраткан җырчыбызның аш төрен язып алыгыз әле.

- Мин фарштан "ежик"лар яратам, - дигән иде ул. - Аны болай пешерәм: фаршка тоз, борыч, теләсәң, сарымсак, вак итеп туралган суган, ике йомырка, бер уч дөге кирәк. Мин үзем ит шулпасында пешерергә яратам, бигрәк тә азрак каз яисә үрдәк ите булса яхшы. Тозлы суга гына да мөмкин.
Шушы фаршка салган әйберләрне бергә яхшы итеп бутыйсың, аннары кайнап торган шулпага зур итмичә генә кәтлит кебек түгәрәкләп сала барасын... Мин аның шулпасына вак итеп туралган кәбестә дә салам (үзем пешкән кәбестәне бик яратам), вак итеп турап, кишер, пешеп җитәр алдыннан дәфнә, эре борыч та салырга мөмкин. Менә шулай, тиз һәм тәмле!

Җылы һәм якты аш бүлмәсе, Хәниябезнең җырлары талгын гына агыла, тәрәзә төпләрендә гөлләр серләшә, урамда ап-ак карлы кышның сихри бер киче...
"Гомер уза", диләр, гомер узмый,
Без узабыз гомер буеннан....


Беләсезме бу матур җырның сүзләрен? Әйдәгез "ёжик"ларны җырлый-җырлый пешерәбеә!
Гомер үтә диләр, гомер үтми,
Без үтәбез гомер юлларын.
Артка карап уфтанмаек әле,
Үкенмәек әле соңыннан.
Үткән, үткән инде, алга карап,
Үтәр юлны матур үтәек,
Гомерләрне үлмәс җыр итәек,
Үкенмәслек итеп китәек.
Яшьлек үтә диләр, яшьлек үтми,
Без үтәбез яшьлек елларын,
Яшьлек дәртен, суытмаек әле,
Сүндермәек йөрәк узларын.
Үткән, үткән инде, алга карап,
Үтәр юлны матур үтәек,
Гомерләрне үлмәс җыр итәек,
Үкенмәслек итеп китәек.
Үткән, үткән инде, алга карап,
Үтәр юлны матур үтәек,
Гомерләрне үлмәс җыр итәек,
Үкенмәслек итеп китәек.
Гомерләрне үлмәс җыр итәек,
Үкенмәслек итеп китәек.

Фото: "ВКонтакте"
Читайте нас: