+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
5 февраль 2021, 11:45

Стипендияне кире таләп итәләр

— Мин училищеда башта “4ле” билгеләренә укыдым, 2 семестрны тәмамлагач, “3ле”гә тәгәрәдем һәм уку йортыннан китәргә телим. Миңа, түләнгән бөтен стипендияне кире кайтарырга тиешсең, диләр. Бу дөресме, әллә юкмы?

Лилия СӘЛИМОВА.

— Әлеге таләпләр законсыз булып тора, сездән стипендияне кире кайтаруны таләп итүләренә язма раслау сорагыз. Түләүләрне кире кайтармагыз. Уку йорты аның хокуклары бозылган дип санаса, судка бирсен. Әгәр училище стипендиясен таләп итә башласа, Мәгариф идарәсенә һәм Прокуратурага шикаять языгыз.
Сезнең укуыгыз начарлану түләнгән стипендия кире кайтарылырга тиеш дигән сүз түгел. Стипендия укучыларга дәүләт ярдәме чарасы булып тора.
Колледж белән мөнәсәбәтләрне туктатуга килгәндә, белем бирү эшчәнлеге турындагы килешүне дәвам итү яки аны үтәүдән баш тарту — бу сезнең хокукыгыз. Сезнең белән (ата-аналар) шундый килешү төзелдеме? Аның шартларын тикшерегез, әмма теләсә кайсы очракта бу уку йортында укыячаксызмы-юкмы икәнлеген сез үзегез хәл итәсез.

Читайте нас: