Ял көннәрендә сезне дә балалар фастфуд кафеларына алып барырга тырышамы? КФС, Макдональдстагы ризыклырны үзебез дә әзерли алабызмы?
Әзерлибез, әлбәттә! Әйтик, клярдагы тавык канатларын. Авылда күпләп тавык суйганда, аларны җыеп барсаң да яхшы. Булмаса, кибеттә алар һәрвакыт сатыла.
Моның өчен канат очларын кисеп алып куябыз - бәлки эт-мәчегә ярап куяр. Ә калган өлешен икегә бүлеп, үзебез яраткан тәмләткечләр белән бутыйбыз.
Бүген бездә - аджика һәм соя соусы.
Ризык әзерләүне бу өлешен кичтән үк башкарып куйсак та яхшы. Әмма вакыт булмаса, аптырамыйбыз, тәмләткечләрне клярга салырга була. Әйткәндәй, моның өчен камыр әзерлисе юк.
Канат кисәген башта онда әвәлибез, аннан тугланган йомыркага салып алабыз һәм панировкалау өчен махсус әзерләнгән сохарида әвәлибез һәм кайнап торган үсемлек маенда пешерәбез. Тәмләткечләрне, тоз-борычны онга яисә сохарига салырга була.