Сыйфатсыз товар, бозылган азык-төлек сатып алгансыз икән, югалып калмаска кирәк. Һәр сатып алучы үзен яклаучы законнар барлыгын белергә тиеш.
Берничә көн элек азык-төлек кибетендә йөргәндә, якында гына кинәт нәрсәдер шарт иткән тавышка әйләнеп карасам, идәндә ватылган аракы шешәләре аунап ята. Нәрсә булганын үзе дә аңлап бетмәгән 40-45 яшьләр тирәсендәге ханым, күзләрен зур ачып тирә-якка сибелгән пыяла ватыкларына карап тора. Ул арада әллә каушаудан, әллә кибеткә таралган аракы исеннән башы әйләнгән хатын янына сакчы егет килеп тә җитте. Баксаң, бичараның сумкасы ачык киштәләрнең нәкъ кырыена тезелгән шешәләргә тиеп киткән икән. Идәнгә бер-бер артлы тәгәрәгән өч-дүрт аракының икесе шундук ватылган. Сакчының: “Безнең камералар барысын да төшереп тора. Сезгә ватылган шешәләр өчен түләргә кирәк булачак”, — дигән сүзләрен ишеткәч, тавыш, гауга башланыр кебек иде. Тик бу хәлгә бик кыенсынган ханым тыныч кына кассага таба атлады. Шактый кыйммәт торган аракыларның икесе өчен дә түләргә туры килде аңа.
— Кагылмаган идем дә бит, югыйсә, — дип үзенчә акланырга тырышып караса да, сатучы кызларның: “Хәзер безнең хезмәт хакыннан тотып алып калалар бит, болай да акча күргәнебез юк, түләгез инде”, — дип ялваруларына каршы тора алмады ул.
Әлбәттә, үз хокукларын яхшы белгән сатып алучы исә, кибеттә киштә аралары тар булуын (ГОСТ буенча алар арасы кимендә 1,4 метр булырга тиеш), шешәләрнең ачык киштәләргә, бигрәк тә, кырыйга тезелгәнлеген күрсәтеп, товар ныгытып куелган булырга тиешлеген исбатлап, бер тиен дә түләмичә чыгып китәр иде. Бу очракта үзенең гаепсезлеген исбатлаган кешегә Русия Федерациясе Гражданлык кодексының 1064 статьясының бер пункты ярдәмгә килә: “Зыян китерүче кеше, әгәр дә зыян аның аркасында килеп чыкмавын исбатласа, аны кире кайтарудан, түләүдән азат ителә”.
Күпчелек очракта дорфа сатучылар яки сакчылар мондый хәл килеп туганда тавыш күтәрә, куркыта, яный башлый. Бигрәк тә, шәһәр кибетенә кергән авыл кешесен әллә каян күреп алып, мөнәсәбәтен белдерә алар. Бервакыт шулай Чишмә районында яшәүче танышларыбыз Уфага килгәч, “Матрица” супермаркетыннан колбаса ала. Кайткач, хуҗабикә яхшылап кат-кат төрелгән колбасаны ачып җибәрүгә, өйгә сасы ис тарала. Икенче көнне абзыйның тагын башкалага юлы төшә һәм ул һич тә иренмичә, колбасаны тотып, кибеткә юнәлә. Аның ни өчен килгәнен аңлап алган сатучылар, шундук һөҗүмгә ташлана. “Төне буе өстәлдә тотып сасытып китергәнсез сез аны”, — дип, күз дә йоммый җикеренә хатыннар. Ярый әле, каушап төшкән абзый янында шәһәрдә яшәүче, урысчаны шәп белүче кияве дә була. Ул артык сүз әйтми генә, жалобалар кенәгәсен китерүләрен сорый. Җилнең кайсы якка искәнен төшенгән сатучыларның тавышы үзгәрә, шул арада өлкән сатучы, администраторлары пәйда була. Авыл абзыеннан гафу үтенеп, бозык товарлары өчен түләнгән акчаны кире кайтарып бирәләр. Димәк, кибеттән алган бозык товарны, яхшы киенгән, урысчаны һәм законнарны яхшы белгән кеше генә кире кайтара һәм сатучыларны җиңә ала. Бу уңайдан бер хезмәткәребез белән булган очрак та искә төшә. Хатыны авылга ялга кайтып киткәч, журналист егетебез супермаркеттан тавык сатып алып, аш пешермәкче була. Кибеттә, билгеле, тавыкны иснәп карамый.
— Тавыкны төргәгеннән ачу белән начар ис таралды. Аш пешерү урынына, бүлмәне җилләтергә туры килде. Ачудан исләнгән тавыкны ташлап өлгергән идем, шуңа да кибеткә төргәген тотып киттем. Әлбәттә, сатучылар мине елмаеп каршы алмады, күз дә йоммый: “Бездә сыйфатлы азык-төлек кенә сатыла”, — диләр. Аптырагач, сасы төргәкне үзләреннән иснәтеп тә карадым. Администратор: “Чегын ташламаган булсагыз, акчасын кире кайтарыр идек”, — дип котылмакчы була. Мин дә югалып калмадым, төргәккә ябыштырылган язуны күрсәтеп, әлеге кибеттән алынган булуын исбатладым. Законны белү ярдәмгә килде: акчаны кире кайтардылар. Шулай да, хәзер чекларны ташламаска өйрәндем. Әлеге кибетләр челтәренең сайтына кереп, бозылган товар сатулары турында язган идем, нәтиҗәсе булдымы икән, белмим, — ди егет.
Сатып алучыларның үз хокукларын белеп бетермәве еш кына сатучылар һәм кибеттәге сакчылар файдасына уйный да инде.
Җәй вакытында үзәк базарда йөргәндә, медицина хезмәткәрләре, пешекчеләр өчен халатлар бүлегендә сатучы ханымның ахирәтенә кызык итеп сөйләп торганын ирексездән ишетергә туры килде.
— Бүген пешекче халатын икене берьюлы озаттым әле, — дип канәгать елмаеп сөйли башлады ул. — Авылдан килгән бер түти киеп караганда ук халатның замогын китереп чыгарды. Салды да кире бирмәкче була. Утап ташладым үзен, апабыз ни әйтергә дә белми, аптырап калды. Халык җыелганга кыенсынды күрәсең, икенчесен киеп тә тормады, ”алам, алам”, дип сумкасына тыкты. Әйбәт булды әле, замогы миңа китергәндә үк ватык иде аның, эләктереп кенә куйдым, брак иде ул.
Менә шундый оятсыз, әрсез сатучылар белән конфликтка кермәс өчен дә, сатып алучы апа-абыйлар түбәнчелеккә, үзләрен кимсетүгә юл куядыр инде. Ни дисәң дә, авыл кешеләренең күбесе итагатьлелек, тыйнаклык сыйфатларын югалтмаган.
Шулай да, сыйфатсыз товар, бозылган азык-төлек сатып алгансыз икән, югалып калмаска кирәк. Һәр сатып алучы үзен яклаучы “Кулланучылар хокукын яклау турында”гы закон барлыгын белергә тиеш.Әгәр дә сатып алган әйберегез (бу исемлеккә сыйфатлы азык-төлек, дарулар, шәхси гигиена чаралары, косметика, тукымалар, көнкүреш химик препаратлары, мебель, җәнлекләр һәм үсемлекләр керми) ниндидер сәбәпләр аркасында кирәксез булып чыга яки күңелегезгә ошамый икән, аны 14 көн эчендә кибеткә кире кайтара аласыз. Әлбәттә, әйберне үз тартмасында тапшырырга кирәк. Чекны сакламаган очракта нәкъ шушы тартма ярдәмгә киләчәк тә инде.
Кибеттә әйбер төшереп вату, сыйфатсыз яки туры килмәгән товар сатып алу аркасында килеп чыккан күңелсезлекләр күпме вакыт таләп итә һәм нервыларны какшата. Шуңа да сатып алучыга сәүдә үзәкләрендә йөргәндә сак һәм, бигрәк тә, азык-төлек алганда игътибарлы булырга кирәк.