-18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
12 февраль 2021, 11:20

Күршеләрнең кары безгә төшә

— Без үз йортыбызда яшибез. Күршеләрнең йорты безнең ишегалдыбызга терәлеп тора. Кыш саен аларның түбәсеннән кар безнең якка ишелеп төшә. Без шул урынга машина куябыз, мөлкәтебез өчен көяләнәбез. Ә күршеләр, барысының да кары төшә, бернинди куркыныч та юк, дип җавап бирә. Без аларны судка бирә алабызмы?

Гөлнур БАСЫЙРОВА.

— Русия Гражданнар кодексының 210 мәддәсе нигезендә, милекче үз мөлкәтен карап тотарга тиеш. Сезнең очракта бу — күршеләр түбәдән кар төшмәсен һәм башка гражданнарның мөлкәтенә, гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китермәсен өчен, карны күзәтеп торырга тиеш, дигән сүз.
Гражданнар кодексының 1064 мәддәсе нигезендә, башка кешегә китерелгән зыян шушы зыянны китергән зат тарафыннан тулы күләмдә капланырга тиеш. Түбәдәге кар массасын һәм аның сезнең якка ишелеп төшүен видеога төшерегез. Шушы видеоны теркәп сез судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Читайте нас в