Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
19 февраль 2021, 10:55

Алимент түләттерергә иде...

— Бер ир белән очрашып йөрдем. Ул акча эшләргә киткәч, аннан йөкле булуымны белдем. Ул кайтмады, шунда калды. Бала тугач, “әтисе” графасында сызык куелды. Әлеге вакытта әтисе балага берничек тә ярдәм итми! Әйтегез әле, бу очракта нишләргә була? Аннан алимент түләтергә иде, әмма баланың Туу турында таныклыгына әтисенең исемен яздырасым килми.

Рәмилә СИТДЫЙКОВА.

— Башта нәрсә теләгәнегезне аңлагыз. Әгәр дә баланың Туу турында таныклыгына ирне яздырасыгыз килмәсә, бернинди алимент та ала алмаячаксыз.
Алимент алырга теләсәгез, башта Русия Җинаять кодексының 49нчы мәддәсе нигезендә (дәгъва җавап бирүченең соңгы билгеле яшәү урыны буенча бирелә) судка аталыкны билгеләү турында гариза тапшырырга кирәк. Шуннан соң гына Русия Гаилә кодексының 81 яисә 83нче мәддәләре тәртибендә алимент түләттереп була.
Ата булуны билгеләү өчен судка уртак яшәү һәм интим мөнәсәбәтләр дәлилләрен (фото, видео, шаһитлар күрсәтмәләрен, бергә сатып алынган товарларны ­
һ. б.) тапшыру зарур.
Читайте нас в