+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
24 февраль 2021, 16:10

Кышын чәч тиз майланмасын, дисәгез...

Искә аласыздыр, кышын чәчләр бик тиз майлана. Ләкин моның сәбәбе баш киеме киеп йөрүгә генә бәйле түгел икән.

Табиб-трихологлар билгеләвенчә, чәчләрнең майлануына өйдәге җылылык батареяларының йогынтысы да бар, чөнки алар һаваны корыландыра. Шуның аркасында май бизләре көчлерәк эшләп, чәч структурасын саклау өчен күбрәк май бүлеп чыгара. Ә инде башлык киеп куйгач, баш тирли. Нәтиҗәдә, бөдрәләр, күпереп торган чәчләр юкка чыга.
Әмма суыкта башлык кимичә йөрү дә эш түгел. Салкын һавага “чыккан” чәчләр стресс кичерә, баш тиресе тиз арада гына саклану пәрдәсе эшләп чыгара алмый һәм чәчнең тамырларына салкын тия. Авыру чәчләр исә шунда ук коела башлый. Озын чәчләрне исә кием астына яшереп кую әйбәт. Югыйсә, чәч очлары ярылачак.
Ә инде бөдрәләр, “укладка” озаграк саклансын өчен чәч төпләрен күпертеп, “куеландырып” җибәрә торган спрейлар кулланырга мөмкин. Хәзер аларның ниндие генә юк!
Елның суык вакытында башны гадәттәгедән ешрак юмаска (атнасына 1-3 тапкырдан арттырмаска), чәчләрдән саклагыч май элпәсен бетереп, май бизләрен көчлерәк эшләтеп җибәрүгә китерердәй агрессив юу чаралары (селтеле сабын, майлы чәчләр өчен шампунь) кулланмаска тырышыгыз. Шул ук вакытта чәчләрнең артык пычрануын да көтәргә ярамый – баш тиресенә кислород җитмәячәк. Бу да чәчләрнең авыруына китерергә мөмкин.
Табиблар чәчне юганда шампунь һәм бальзамнарның “для ослабленных волос” дигәнен сайларга киңәш итә. Чөнки алар чәч структурасына саграк, йомшаграк йогынты ясый һәм ныгыта.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас