+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
18 март 2021, 14:20

Күз төпләре нигә күгәрә?

Еш кына кешеләр моңа игътибар биреп бармый. Чынлыкта исә ул җитди авыруларның сигналы булырга мөмкин.

Еш кына кешеләр моңа игътибар биреп бармый. Чынлыкта исә ул җитди авыруларның сигналы булырга мөмкин.

Күз төпләре күгәрү – ул аерым авыру түгел, ә организмдагы төрле чирләрнең һәм патологияләрнең чагылышы. Еш кына кешеләр моңа игътибар биреп бармый. Башлыча, хатын-кызлар кершән сөртеп, “каплап” кую белән чикләнә.
Чынлыкта исә күз төпләре күгәрү җитди авыруларның сигналы булырга мөмкин. Алар арасында иң куркынычсызлары: стресс, ару-йончу, йокы туймау, авитаминоз, начар гадәтләр, косметиканың, шулай ук, күзлекнең яисә линзаларның туры килмәве.

Начар гадәтләргә килгәндә, артык майлы, кыздырылган ризыклар белән мавыгучылар, алкоголь һәм тәмәке кулланучыларның күз төрләрендә “капчыклар” барлыкка килү - гадәти күренеш. Агулы матдәләр кан әйләнешенә начар йогынты ясый һәм организмның кислородка туенуын боза. Капиллярлар башта тарая, ә аннары шактый тиз һәм кискен киңәя. Мондый киеренкелек нәтиҗәсендә капиллярлар шартлый, бу хәл күз төпләрендә күгәрү барлыкка килүгә сәбәпче була.

Күз төпләре күгәрү авыру билгесе дә була ала. Мәсәлән, кислород җитмәү (гипоксия), анемия, бөер, бавыр, йөрәк-кан тамырлары, сулыш системасы, эндокрин авырулары булганда шундый хәл күзәтелә.

Әлбәттә, диагнозны табиб куярга тиеш һәм дәвалануны да бары тик белгеч билгели. Күз астындагы "капчыкларның" тышкы факторлар ару-талу яисә йокы туймау нәтиҗәсе булмаса, димәк, офтальмологка язылырга кирәк. Әгәр табиб моның күз белән бәйле түгеллеген ачыкласа, ул сезне башка белгечкә, әйтик, неврологка, терапевтка, эндокринологка җибәрәчәк.

Фото:.garmoniazhizni.com
Читайте нас: