— Бер ай элек миннән сыер сатып алдылар. Аларны барысы да канәгатьләндерде. Хәзер сыер бозаулаган, һәм алар миңа аны кире кайтарырга тели, имеш, ул саудырмый. Расписка да, килешү дә төзелмәде.
Миңа нәрсә эшләргә: сыерны кире алыргамы, акчаны аларга кайтарыргамы яки юкмы? Хәзер шалтыраталар һәм янарга уйлыйлар.
Әминә ХӘСӘНОВА.
— Җиңел генә сату-алу килешүен өзәргә ярамый. Моның өчен җитди шартлар бозылган булырга тиеш. Сезнең очракта килешү язма рәвештә төзелмәгән, димәк, законда билгеләнгән шартлар гына бар.
Закон нигезендә сатып алынган товарны тәгаенләнеше буенча кулланып булмаганда гына килешүне вакытыннан алда өзәргә мөмкин. Әмма сезнең очракта сыер бозаулаган икән, аны тиешенчә файдалану мөмкин булмаган, дияргә ярамый. Бу очракта сатып алучының шәхси теләге килешүнең өзелү шартларына һәм мөмкинлекләренә йогынты ясый алмый.
Әгәр сезгә янасалар, янауны аудиоязмага яздырыгыз, ә аннары полициягә янаулар факты буенча гариза бирегез.