Бакчасында җиләк үстермәгән кеше бик сирәктер хәзер. Чәмле бакчачылар аның төрле-төрле сортларын үстерергә тырыша. Тик менә үсентене сатып алганда аның сатучы әйткән сорт булуы бик шикле. Кайчагында эре, баллы, сусыл уңыш көткәндә, әчкелтем, вак җиләкләр җыеп алырга да бик мөмкинсең. Шуңа күпчелек бакчачылар яшелчә-җимешне яхшы орлыктан гына үстерә.
Әлбәттә, бакча җиләген орлыктан үстерү бик җиңел эш түгел: орлыклар бик озак чыга, шытымнар бик нечкә һәм вак була, аларны пинцет белән генә күчерергә мөмкин, суны да артык күп сибәргә ярамый, җире кибеп тә китмәсен... Әгәр дә мондый нечкәлекләрне җиңеп чыга аласыз икән, бакчагызда иң яхшы сортлы җиләкләр генә үсәчәк!