+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
4 апрель 2021, 07:45

Инвалидлыкны ничек кайтарырга?

— Мин икенче группа инвалид идем. Аны алдылар. Аннары 2010 елда аягымны имгәттем, аяк табанының яртысын кистеләр. Инвалид булып бераз йөрдем дә аны тагын алдылар. Инвалидлыкны кайтару өчен нәрсә эшләргә кирәк?

— Мин икенче группа инвалид идем. Аны алдылар. Аннары 2010 елда аягымны имгәттем, аяк табанының яртысын кистеләр. Инвалид булып бераз йөрдем дә аны тагын алдылар. Инвалидлыкны кайтару өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Азат ХӘЛИЛОВ.

— Инвалидлыкны тергезергә була, әмма моның өчен законда билгеләнгән вакыт эчендә билгеле берничә гамәлне үтәргә кирәк. Әйтик, кеше аны эшкә яраклы дип табулары һәм инвалидлыкны алулары (яки башка группага күчерүләре) белән килеш­мәсә, югары дәрәҗәдә медицина-социаль экспертиза үткәрү өчен республика баш бюросына яки Федераль бюрога гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Моны бер ай дәвамында эшләү зарур, өстәмә документларны тапшырырга һәм өстәмә тикше­рүләр үтәргә кирәкми. Бер ай дәвамында сезгә, югары җитәкчелекне җәлеп итеп, кабат медицина-социаль экспертиза үткә­рәчәкләр.
Әгәр кабат үткәрелгән экспертиза кабул ителгән карарның дөреслеген расласа, судка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булачак. Моны өч ел вакыт эчендә эшләргә мөмкин. Суд карары белән медицина-социаль экспертиза бюросының гамәлләре һәм карары законсыз дип табылса, инвалидлык группасы яңадан тергезелергә, ә матди зыян кайтарылырга тиеш.
Сез барлык срокларны да үткәргәнсез һәм комиссия узу өчен документларны яңадан тапшырырга хокуклы. Инвалидлыкны тергезү өчен сезгә Медицина-социаль экспертиза (МСЭ) узарга кирәк.
Инвалидлыкны билгеләү процедурасы сезнең поликлиника һәм дәвалаучы табибтан башлана. МСЭның нинди карар кабул итүе медицина-социаль экспертизага юллама ничек тутырылуга һәм анда нәрсә язылуга бәйле.
Читайте нас