Орлык сайлар алдыннан белгеч киңәшләренә колак салыгыз.
— Орлыкның сыйфаты — киләчәк уңышның нигезе икәнлеге беркемгә дә сер түгел. Шуңа җәй буе тәмле, мул уңыш биргән кыяр үстерәм дисәгез, орлыкка аеруча игътибарлы булыгыз, — диләр Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгечләре. — Бүген кибет киштәләрендә нинди генә орлык юк: күзләр камаша. Хаклары да төрле. Әлбәттә, кайсын алырга да белмисең. Кыйбат орлык алып та, уңышсыз калган еллар була. Ә менә кайбер бакчачылар үзләре орлык эшләп калдыра. Бу очракта 2-3 ел сакланган кыяр орлыгына өстенлек бирергә кирәк. Бер еллык кыяр орлыгыннан, гадәттә, буш чәчәкләр генә җыеп алырга була.