+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
8 апрель 2021, 10:30

Үлгән бал кортларын ташламагыз!

Алардан күп төрле дару ясап була.

Алардан күп төрле дару ясап була.
Умартачылар кортлар эшләп чыгарган продукция белән һәрвакыт дәвалана. Алар кышын умартаның төбенә төшеп үлгән кортларны да әрәм итми, дару ясый. Моның өчен чималны 45-50 градус җылылыктагы мичтә киптерергә һәм эре иләктән иләргә кирәк.
Үлгән кортлардан төнәтмә ясау тәртибе болайрак. 0,5 литр кортны 1,5 литрлы шешәгә салып, аракы өстиләр. 2 атна төнәткәч, сөзәләр һәм тигез нисбәттә су кушалар. Һәр литр исәбеннән 100әр грамм 20-30 процентлы прополис төнәтмәсе өстәргә дә мөмкин. Бу дәвалануның нәтиҗәсен арттырачак.
Үлгән кортлардан әзерләнгән төнәтмә матдәләр алмашын яхшырта, ирлек көчен арттыра, түлсезлек, цистит, пиелонефрит, аденома, гломерулонефрит, панкреатит, ашказаны-эчәк тракты авырулары, шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары авырулары, катаракта, глаукома, аллергия, бума, сулы шеш, полип, терәк-хәрәкәт аппаратындагы һәм буындагы тайпылышларны дәвалый.
Үлгән кортларны шул килеш кулланырга да мөмкин. Аларны мичтә киптереп, каһвәтарткычтан чыгаралар һәм ашарга 30-40 минут кала иртә-кич 1 чәй калагы кабул итәләр. Артыннан су эчәләр. Кабул ителгән кортның микъдарын акрынлап 1 аш кашыгына җиткерәләр.
Аденома, бөер авырулары булганда, симерүдән интеккәндә мондый төнәтмә ясыйлар: 2 аш кашыгы кортны 0,5 литр кайнар суга салып, 1 сәгать кайнаталар. Сөзеп, ашаганнан соң көнгә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. Дәвалану курсы - 2-3 ай.
Умыртка баганасы, буыннар авыртканда, йоклар алдыннан кортны үсемлек маена салып ясалган төнәтмә сөртәләр. 200 грамм үсемлек маена он хәленә китерелгән 1 аш кашыгы корт салып, пар ваннасында 20-30 минут кайнаталар, сөзәләр. 2-3 ай дәвамында кулланалар.
Аденомадан: 2 аш кашыгы кортны 0,5 литр суга салып, 1 сәгать кайнаталар. Ашагач, көнгә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы кабул итәләр. Дәвалану курсы - 2-3 ай.
Бу төнәтмәне гломерулонефрит булганда да эчәргә ярый. Берничә көннән бәвел күпләп бүленеп чыга башлый, бит һәм кулдагы шеш бетә.
Төнәтмә өлкөн кешеләрнең иммунитетын ныгыта.
Төнәтмәне ничек эчәргә: 1 тамчы 1 яшь исәбеннән эчелә. Ягъни сезгә 40 яшь икән, 40 тамчы төнәтмә эчәргә кирәк.Тамчыларны ярты стакан җылымса суга салып, көнгә бер тапкыр (ашаганнан соң) бер вакытта гына эчәргә.
Кыш чыккан кортларның күбесе эчәкләрен чистартырга өлгермәгән килеш үлә. Мондый кортлардан ясалган төнәтмә сызлаган урынга сөртү өчен генә бара. Үлгән корттан (подмор) ясалган даруларның файдасын санап бетерерлек түгел. Борынгылар "подмор үлгәннәрне дә аякка бастыра" дигән. Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!
"Авыл хатын-кызы/Сельчанка" сайтыннан алынды.
Фото: beznen.ru
Читайте нас