-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
15 апрель 2021, 13:51

Сукыр тычканнан ничек котылырга?

Түбәндәге киңәшләрне үтәсәгез, бакчагызда аларның берсе дә калмас.

Түбәндәге киңәшләрне үтәсәгез, бакчагызда аларның берсе дә калмас.

Соңгы елларда бакча участокларында сукыр тычкан эзләре арта башлады, дип белдерә бакчачылар. Мәгълүм булуынча яз айларында алар түтәлләрне астын-өскә китереп бетерергә мөмкин. Арытаба яшелчә-җимеш мәйдан­нарына зур зыян салалар.

Кайбер бакчкачылар белдерүенчә, сукыр тычканнан котылу өчен аларга балык башын иснәтергә кирәк. Әмма аларны агуларга ашыкмагыз. Алар да бит җан ияләре. Шунысы да бар, сукыр тычканнар закон тарафыннан сакланган җан ияләре исемле­гендә.

Сукыр тычканнар - дөм сукыр җан ияләре. Алар исне бик ерактан сизә. Сельдь балыгы исләнә башлау белән җир асты кунаклары бу эздән генә түгел, ә элекке ояларын да шактый урап йөри башлаячак. Мондый балыкны күбрәк кулланган саен, сукыр тычкан килә алмаган җирләрегез күбрәк булыр.

Фото: pixabai.com
Читайте нас: