Иртән йокыдан авыр уянган кешегә кичтән иртәрәк ятарга киңәш итәләр. Әмма иртә яту иртә йоклап китүне күрсәтми әле. Сәгатьләр буе боргаланып, йоклап китә алмый яткан чаклар да җитәрлек. Андыйларга белгечләр шушы киңәшләрне тәкъдим итә.
Кичтән актив булу, физик эш башкару нерв системасын кузгата. Шулай булгач, кичке сәгать 8дән соң бу эшләр белән шөгыльләнәсез икән, тиз генә йоклап китә алмаячаксыз, хәтта бик нык арыган булсагыз да.
Хәтта өйне җыештыру таләп ителсә дә дә, эшне бер сәгатькә кичектерергә кирәк, бигрәк тә эштән кайткансыз һәм бик нык арыгансыз икән.
Йоклар алдыннан үзегезнең яраткан фильмыгызны исегезгә төшерегез һәм аны ахырдан башына кадәр күз алдына китерегез. Ниндидер мөһим булмаган детальләрне дә искә төшерергә тырышыгыз. Детальләрне никадәр күбрәк хәтерләсәгез, шулкадәр тизрәк йоклап китәрсез!
Мондый техниканы китап белән дә башкарып була. Шулай ук көнегезнең ничек үтүен дә искә төшерергә мөмкин. Әмма уйлар кичтән иртәнгә таба "тезелергә" тиеш.
Борын тишегеннән чиратлаштырып тын алу да бик тиз тынычландыра.
Баш бармак белән уң як борын тишеген капларга кирәк, ә атсыз бермак белән - сулын.
Сул борын тишегегез белән сулыш алып, аны тоткарлагыз дә, уңыннан һаваны чыгарыгыз. Өч-дүрт тапкыр кабатлау да җитә. Бу вакытта күзләрегезне йомыгыз.