+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
19 апрель 2021, 06:05

Кыштан соң күлмәкләрегез тарайдымы?

Берничә ризыктан баш тартыгыз.

Берничә ризыктан баш тартыгыз.

Язгы кояш нурларын сибә башлау белән катлы-катлы өс киемнәре дә салына. Кыш буена тәндә җыелган май катламнары да күзгә ташлана. Бу вакытта күпләр түгәрәкләнеп чыккан корсагын бетерү турында хыяллана башлый. ”Күпкән” корсаклар, гадәттә, рационда шикәр, фруктоза һәм углеводлар күп кулланудан барлыкка килә. Димәк, кайбер билгеле ризыклардан баш тартмый торып, артык килограммнардан да котылып булмаячак. Моның өчен түбәндәге берничә киңәшкә игътибар итегез:
1. Атна буена һәр көнне нәрсә ашаганыгызны язып барыгыз. Хәтта кечкенә печенье кисәге капсагыз да, бу хакта язарга онытмагыз.
2. Атна азагында үзегезнең менюны күздән үткәреп, түбәндәге ризыкларны 80-90 процентка киметегез:
Югары сортлы бодай оныннан әзерләнгән ризыкларны (печенье, коймак, торт, пирог һәм башкалар);
Ак дөгедән пешерелгән ашлар;
Кәнфит, шоколад кебек баллы ризыклар;
Баллы җиләк-җимешләр (банан, виноград, хөрмә һәм башкалар);
Рационда татлы ризыклардан көненә 3-4 яшел алма, 10-20 грамм кара чын шоколад, 1 зефир калдырырга мөмкин.

Әлбәттә, гәүдәне формага китерү өчен әлеге ризыклардан баш тарту гына аз, даими рәвештә физик күнекмәләр, хәрәкәт кирәк. Иң файдалысы — көненә берничә чакрым араны җәяү йөрү.

Фото: u74.ru


Читайте нас