+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
28 апрель 2021, 10:05

Төсе дә матур, витаминга да бай!

Соңгы елларда кишернең сары, көрән, зәңгәр, кызыл, кара, чия кызыл төстәгеләре популярлашып бара.

Соңгы елларда кишернең сары, көрән, зәңгәр, кызыл, кара, чия кызыл төстәгеләре популярлашып бара.

Әле кишер утырттыгызмы? Кишерне бакчачылар, гадәттә, язның ничек килүенә карап, апрель азагында, көннәр 4-6 градуска кадәр җылы торганда утырта. Соңрак өлгерә торган сортларны 5-10 майга кадәр утыртырга була. Бу яшелчә кыраудан курыкмый, үсентеләре 4 градуска кадәр салкыннарга чыдам.

Күпчелек бакчачылар кишернең әфлисун төслесен үстерергә ярата. Соңгы елларда аның сары, көрән, зәңгәр, кызыл, кара, чия кызыл төстәгеләре дә популярлашып бара. Кишернең төрле төстә булуы нәрсәне аңлата соң?

Әфлисун төслесе каротинга, яки А провитаминына бай;
Сары төсне кишергә лютеин пигменты бирә;
Көрән, зәңгәр, кызыл, кара төсләр антоцианнар булуын күсәтә;
Чагу кызыл тамыразыкларда ликопин күп була;
Чия кызыл кишер бетаинга бай.

Шуңа да төрле сорттагы һәм төстәге кишер үстерү — күңел өчен генә түгел, ә рационны баету да.

Читайте нас: