+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
30 апрель 2021, 09:10

Табынга — тәмле кабымлык!

Бу ризык тиз һәм җиңел әзерләнә.

Бу ризык тиз һәм җиңел әзерләнә.

Табынга бу тәмле кабымлыкны әзерләү өчен 4 йомырка, 200 грамм сельдь балыгы, майонез яисә каймак, тоз, борыч кирәк булыр.

Әгәр балык артык тозлы булса, аны 1,5-2 сәгать сөттә тотабыз. Йомырканы каты итеп пешерәбез, суытабыз һәм буйга урталай ярабыз да сарысын алабыз. Балыкны кылчыгыннан яхшылап чистарткач, итен йомырка сарысы белән бергә иттарткычтан чыгарабыз. Аларны вак кына турасаң да була. Бер-ике аш кашыгы майонез яисә каймак өстибез дә яхшылап күпертәбез.

Ярты йомырка агына, формалары белән бөтен йомырка булып күренерлек итеп, фарш тутырабыз. Тәлинкәгә тезеп, өсләренә калган майонезны яисә каймакны коябыз һәм табынга чыгарабыз.

Ашларыгыз тәмле, табыныгыз ямьле булсын, дуслар!

Фото: vertytips.ru
Читайте нас