

— Минем улымны дәрескә соңга калган өчен сыйныфтан куып чыгарганнар, гәрчә ул кыңгырау тавышы яңгырау белән кабинетка керсә дә. Бу очракта укытучы хаклымы?
Мәдинә ХАНОВА.
— Юк. Сез мәктәп директорына шикаять бирә аласыз. Соңга калган укучыны укытучы сыйныфтан куып чыгармаска, ә аның белән әңгәмә үткәрергә тиеш иде. Сез баланы мәктәпкә җибәргәнсез һәм ул хәзер дәрестә, дип уйлыйсыз, аның гомере һәм сәламәтлеге өчен дәресләр вакытында белем бирү оешмасы җаваплы. Ә сезнең баланы сыйныфтан куып чыгарганнар, шул рәвешле мәктәптән китәргә мәҗбүр булган укучының гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куйганнар.