+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
19 Май 2021, 14:10

Кырмыска төнәтмәсе

Бу төнәтмә бик файдалы икән

Бу төнәтмә бик файдалы икән

Кырмыскалардан ясалган төнәтмәне сызлаган урынга сөртергә, салкын тисә, иртә-кич ярты чәй кашыгыннан башлап, бер чәй кашыгына кадәр эчәргә кирәк.
Төнәтмә болай ясала: 1 литрлы шешәнең яртысын кырмыска белән тутырып, шуңа аракы яки спирт өстәргә кирәк (шешә тулганчы). Шешәне җылы урында берничә көн тотканнан соң, кулланырга мөмкин.
Кырмыска белән дәваланганда, шуны онытмаска кирәк: аны тәнгә сөрткәндә, тән тирләргә, ә төнәтмәсен эчкәндә, тән тиресе кызарып торырга тиеш. Тән тиресе кубып төшәргә дә мөмкин. Бу дәвалануның файдасын күрсәтә.

Фото: pixabay
Читайте нас: