Югары кан басымыннан җәфаланучыларга бу куакны үстерергә киңәш итәбез.
Бакчачыларның күпчелеге карамиләш үстермичә калмый. Тирә-якка җәелеп утыручы бу куакның, матурлыгыннан һәм чыдамлыгыннан тыш, җимешләре бик файдалы булган өчен ярата аны бакча үстерүчеләр. Ә кышкы салкын көннәрдә туңдыргычта сакланган яисә киптерелгән җимешләрне компотка, чәйгә кушып җибәрсәң, сезне бик күп чирләр урап үтәчәк.
Карамиләшне “арония” дип тә йөртәләр. Аның җимешләре кызыл миләшнекенә охшаш, тик тәме белән аерыла: баллырак, авызны бөрештерә. Карамиләш, аскорбин кислотасына бик бай булмаса да, аңарда В, РР, Е витаминнары, тимер, марганец, йод һәм башка микроэлементлар аеруча күп.
Яңа гына җыелган җимешләр Р витамины җитмәгәндә, гипертония авыруы белән бәйле башка төр чирләрне профилактикалау өчен кулланыла.
Арониянең җимешләрен көненә өч тапкыр 100 грамм чамасы ашарга кирәк. Дәвалау курсын 10 көннән бер айга кадәр дәвам итәргә мөмкин.
Гипертонияне дәвалау өчен кара миләш суты файдалы: ике атна буе көненә өчәр тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк. Халык медицинасында бу җимешнең сутын тән пешү очракларында да кулланалар.
Арония җимешләреннән сут әзерләү өчен аларны, яхшылап юып, эмаль кәстрүлгә саласың һәм аз гына су кушасың (1 килограммга 100 миллиграмм). Талгын утта 20-30 минут тотканда еш кына болгатырга кирәк. Аннан, агач кашык белән төеп, иттарткыч аша чыгарасың. Әгәр сут җимеш йомшагыннан башка булсын, дисәгез, аны берничә кат марля аша сөзегез. Кышын туңдыргычтан алган кара миләштән дә сут чыгарып була.