Республиканың төрле почмакларыннан янә еланнарның күплеге турында сүзләр ишетелә башлады. Бу фото Балтач районында төшерелде. Еланнар йорт хуҗаларыннан да курыкмый, менә шулай ихатада йөри.
Урындагы халык алардан котылу өчен төрле чаралар эзли. Әмма бу хәлне тамырдан үзгәртми. Күптән түгел еланнардан котылу буенча яңа чара эзләп табулары турында билгеле булды. Сынап карагыз әле.
Еланнарның төп дошманы - керпеләр. Шуңа күрә бу чәнечкеле җәнлекнең сезнең участокта яшәве турында алдан кайгыртыгыз. Ул сезне башка зыян китерүчеләр - сукыр тычканнардан, бакалардан, күселәрдән дә коткарачак. Керпеләрнең файдасы тисен өчен аларга... алкоголь эчерергә кирәк икән.
Аз гына күләмдә аракы (сыра яисә шәраб) алардан чын сугышчы ясый. Участок буенча сыра салынган тәлинкәләрне урнаштырыгыз. Моны тәмләп караган керпеләр, үзләрен җиңел тоеп, территориядәге "конкурентлар"ны юк итә башлый, ди. Белгечләр, чыннан да, бу ысулның бик яхшы булуын билгели.