Ә сез әрекмән суы ясадыгызмы әле? Юк икән, бүген-иртәгә үк ясагыз. Әле әрекмән яфрагының иң сутлы чагы. Ул нидән файдалы соң?
Әрекмән яфрагы суты яман шешне кисәтә, булганын кечерәйтә һәм бетерә, иммунитетны ныгыта, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.
Белгечләр әрекмән сутын көнгә өч тапкыр ашарга ярты сәгать кала бер бал калагы эчәргә куша. Курс — бер ай. Аннан соң организмны ял иттереп алырга кирәк. Иң яхшысы — әрекмән сутын елына өч тапкыр берәр айлап куллану. Бер ай — әрекмән суты, бер ай — ял, бер ай — әрекмән суты, бер ай ял тәртибендә. Искәрмә: курс барышын төгәл үтәргә кирәк.
Әрекмән яфракларын иттарткыч аша чыгарып, вак тишекле иләк аша сөзәләр. Бәләкәй савытларга салып, туңдыргычта саклана. Кирәк вакытта гына эретеп эчәргә мөмкин. Туңса да, файдалы сыйфатлары югалмый, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.
Фото: “Саулык. Татар халык медицинасы”.