+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
3 июнь 2021, 10:19

Сало ашап... ябыгыгыз!

Махсус сораштырулар шуны күрсәткән: үзенең буй-сыны, фигурасы белән 100 процент канәгать кешеләр бик аз икән. Бу җәһәттән диетологлар ябыгуның кызык кына, әмма алар әйтүенчә, бик нәтиҗәле алымын тәкъдим итә. Нинди ул, дисезме? Сало, ягъни дуңгыз мае ашап ябыгу ысулы икән!

Махсус сораштырулар шуны күрсәткән: үзенең буй-сыны, фигурасы белән 100 процент канәгать кешеләр бик аз икән. Бу җәһәттән диетологлар ябыгуның кызык кына, әмма алар әйтүенчә, бик нәтиҗәле алымын тәкъдим итә. Нинди ул, дисезме? Сало, ягъни дуңгыз мае ашап ябыгу ысулы икән!

Диеталарның төрлесе бар: аксым, яшелчә диеталары һ.б. Ә менә күптән түгел белгечләр сало ашап та ябыгып булуын ачыклаган.

Диетолог Елена Соломатина, мисал өчен, салоны зыянлы ризык диючеләрнең бик каты ялгышуын билгели. Бу ризыкны даими рәвештә ашаганда, хәтта артык килограммнардан котылып була, ди ул. Тик аны дөрес куллану гына кирәк.

Шулай итеп, белик әле: дуңгыз маен ничек дөрес итеп ашарга?

"Салоны кара икмәк һәм яшелчәләр белән ашарга кирәк. Мондый азык ачлык тойгысын озакка баса. Аңардан соң югары калорияле шикәрле ризыклар ашыйсы килми, ә бу ябыгу өчен менә дигән, - ди белгеч. - Тик шунысын онытмагыз: салоны көненә 30 граммнан артык ашарга ярамый!"

Моннан тыш, дуңгыз маенда биологик актив матдәләр күп, алар организм өчен бик файдалы, ди диетолог. Шуңа да ул ак майны салога алыштырырга киңәш итә. Соломатина сүзләре буенча, холестерины артык булган кешеләргә дуңгыз маен көненә 10 граммнан да арттырмаска кирәк.

Шул ук вакытта бик күпләребез үзебезнең Ислам дине тарафдарлары булуын да онытмыйк! Бу очракта "хәләл сало", ягъни ат маена өстенлек бирүчеләр дә байтак, монысы исә дуңгызныкыннан хәтта тәмлерәк тә!

Фото: ru.depositphotos.com


Читайте нас