+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
3 июнь 2021, 10:55

Ярмаңны бөҗәкләрдән туңдыргычка яшер!

Дымлы һәм җылы көннәрдә он һәм ярмаларда төрле бөҗәкләр үрчи башлый.

Дымлы һәм җылы көннәрдә он һәм ярмаларда төрле бөҗәкләр үрчи башлый.

Әгәр ярмада, я онда бөҗәкләр күренсә, аларга каршы шунда ук көрәш башларга кирәк. Юкса, сатып алынган бөтен азык запасын ташларга туры киләчәк. Ярма пакетында корт күренсә, аны шунда ук тышка чыгарып ташлагыз. Хәтта бер сәгатьтән артык аны өйдә тоткан очракта да бөҗәкләр таралып өлгерүе ихтимал. Кызганычка каршы, алар ябык пакет эчендә дә үрчү сәләтенә ия.

Бөҗәкләрне күреп калсагыз, ярмаларны иләк аша үткәрегез, берәр сәгатькә эссе мичкә куеп торыгыз. Шулай ук 3-4 көнгә туңдыргычка кую да ярдәм итәчәк. Шкафларны һәм ярма сакланган савытларны серкә тамызылган тастымал белән сөртеп чыгарга кирәк. Бөҗәкләр дәфнә яфрагы, канәфер һәм сарымсак исен яратмый.

Чакырылмаган кунаклар башка борчымасын өчен ярмаларны өсте ябык банкаларда саклау хәерлерәк. Моннан тыш, ризыкның саклану вакытына игътибар итегез. Мәсәлән, тары ярмасын өч айдан артык сакларга ярамый, карабодай һәм дөге — алты айга кадәр, кипкән җиләк-җимеш бер елдан артык саклана ала.

Шушы гади генә кагыйдәләрне үтәгән очракта, аш-су бүлмәсендә бөҗәкләр булмаячак.

Фото: coream.ru
Читайте нас