РИА Новости әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, каймак тире пешүен көчәйтә генә, ә кефир бактериаль инфекция китереп чыгарырга мөмкин. "Бу сөт продуктларында лактобактерияләр бар, — дип аңлата табиб. — Ә каймакта — майның югары проценты". Болар барысы да кояшта пешү нәтиҗәләрен көчәйтергә мөмкин. Шулай ук косметик чаралар һәм спиртлы лосьоннар кулланырга ярамый. Алар тирене киптерә һәм аны яраларга мөмкин.