+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
7 Июня 2021, 11:28

Туңдырманы үзебез ясыйк!

Бик тәмле булачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Туңдырма яратасызмы? Аны өйдә дә эшләргә мөмкин.
Иң тәүдә туңдырма ясалачак кәстрүлне һәм миксерны ярты сәгатькә суыткычка куегыз.
Туңдырма өчен 200 грамм шикәр, сөт, 500 миллилитр каймак, 2 вафли җәймәсе (корж) кирәк була.
Каймак өстенә бераз сөт салып, блендер белән болгатыгыз, аңа шикәр кушыгыз.
Савытның төбенә вафлины салыгыз, аннары шушы катнашманы салып, өстенә икенче вафлины куегыз. 4-6 сәгать суыткычта тотыгыз.
Туңдырмага җиләк-җимеш салсагыз, тагын да тәмлерәк булачак.
Фото: hakmar.rbsmi.ru