— Улыбыз мәктәптә кече сыйныфларда бик яхшы укыды. Әмма өлкән сыйныфларда артка тәгәрәде. Үзенең бик күп планнары бар тагын. 11нче сыйныфны тәмамлап, югары уку йортына да керәсе килә. Әмма мәктәп моңа каршы төшә. 18 яше тулган баланы начар укый дип мәктәптән куа алалармы?
Рамил ГАРИФУЛЛИН.
— Әйе, йомгаклау аттестациясен кабат (комиссиягә) тапшырмаса, аны мәктәптән чыгарырга тулы хокуклары бар. 9нчы сыйныфка кадәр белем алу гына мәҗбүри санала. Әгәр укучы укуын алга таба да дәвам итсә, аны өлкән сыйныфлардан (9 сыйныфтан соң) начар өлгереш өчен куа алалар.