+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
26 июнь 2021, 11:10

Кредит бирмиләр...

— Моңа кадәр банклардан кредит алганым булмады. Эшлим. Ләкин ни өчендер банклар миңа кредит бирүдән баш тарта. Бу очракта нәрсә эшләргә мөмкин?

— Моңа кадәр банклардан кредит алганым булмады. Эшлим. Ләкин ни өчендер банклар миңа кредит бирүдән баш тарта. Бу очракта нәрсә эшләргә мөмкин?
Зөфәр СӘЛИМГӘРӘЕВ.
— Банклар сәбәпләрне аңлатмыйча гына кредит бирүдән баш тартырга хокуклы, чөнки банкның кредит килешүе төзү бурычы юк. Буш кредит тарихы белән кредит алу кыен, чөнки банклар сезнең ышанычлы кешеме-юкмы икәнлегегезне белми. Болай эшләп карарга була: “рассрочка”га нинди дә булса товар сатып алырга һәм вакытында түләргә, шул чакта сезнең уңай кредит тарихы барлыкка киләчәк һәм кредит алу мөмкинлеге дә артачак.
Икенче юл: сез банкларның урындагы бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәсез. Әгәр кредит бирүдән баш тартсалар, банкның югарыда торган инстанциясенә — республика, үзәк банкка яки Русиянең Үзәк банкына мөрәҗәгать итегез.
Мөрәҗәгатьтә эшләвегезне, керемнәр рәвешендә хезмәт хакы алуыгызны, кредитлар буенча бернинди бурычыгыз булмавын, кредит сезгә ни өчен кирәк икәнлеген төгәл һәм ачык күрсәтеп языгыз.
Читайте нас: