+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
30 июнь 2021, 10:15

Өч көндә биш килограммга ябыгасыгыз килсә

Без, гүзәл затларның кайсысы гына зифа буй-сын хакында хыялланмый икән! Тиз генә ябыгырга теләүчеләр өчен җиңел генә бер диета бар.

Без, гүзәл затларның кайсысы гына зифа буй-сын хакында хыялланмый икән! Тиз генә ябыгырга теләүчеләр өчен җиңел генә бер диета бар.

Әлеге диетаны өч көн генә тотасың. Шушы вакыт эчендә биш килограммга кадәр артык авырлыктан котылырга була. Шунысы да бар: бу өч көндә иртәнге, төшке һәм кичке ашлар төрләндерелми.

Иртән көн дә бер йомырка ашарга киңәш итә диетологлар. Чәй яисә су эчсәгез була. Әлбәттә, шикәрсез!

Иртәнге аш белән төшке аш арасында дүрт сәгать вакыт үтәргә тиеш. Төшкелеккә 150 грамм эремчек белән тукланырга һәм тагын шикәрсез генә чәй эчәргә.

Кичкелеккә бер яшел алма ашау һәм кефир эчү каралган.

Көн дәвамында бик ашыйсы килгән вакытта җаныгыз теләгән күләмдә минераль су эчәргә ярый.

Диетаны туктаткач та ризыкка ташлану ярамый, аңардан акрынлап кына чыгарга кирәк. Көн саен 150-200 граммлап кына яңа төрле ризык ашый башлау зарур.

Тагын бер искәрмә: бу өч көнлек диета сәламәт кешеләргә генә тәгаенләнгән!

Фото: shop.evalar.ru
Читайте нас