+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
30 июнь 2021, 11:50

Елан чакса, нишләргә?

Җәйнең ямьле көннәрендә урман-болынга бармаган, табигать кочагына ял итәргә чыкмаган кеше сирәктер. Тик менә быел еланнар, башка елларга караганда, күбрәк үрчегән, диләр.

Җәйнең ямьле көннәрендә урман-болынга бармаган, табигать кочагына ял итәргә чыкмаган кеше сирәктер. Тик менә быел еланнар, башка елларга караганда, күбрәк үрчегән, диләр.

Еланнардан саклану чараларын белү кирәк. Шунысын да онытмагыз: алар, гадәттә, үзләренә куркыныч янаганда гына кешегә ташлана.

Елан күрсәгез, ул урыннан тизрәк китү ягын карагыз. Балаларыгызның колагына да бу хакта киртеп куегыз. Кайда булса да ял итәргә туктаганда башта тирә-якны җентекләп карап чыгыгыз.

Ә менә җиләк яисә гөмбә җыйганда кулга таяк тотып йөрү яхшы, ди белгечләр, бу еланны куркыта.

Табигатькә чыкканда, үзегез белән һәрчак "Супрастин" йөртергә гадәтләнегез. Корт, яки башка бөҗәк чакса, ул аллергияне кисәтү өчен кирәк. Елан чаккан кешегә дә кичекмәстән "Супрастин" бирү зарур, ә аннары инде тиз арада дәваханәгә алып бару, ә иң яхшысы - "Ашыгыч ярдәм" чакырту киңәш ителә. Зыян күргән кеше никадәр азрак хәрәкәтләнсә, шулкадәр әйбәт: еланның агуы организм буйлап акрынрак таралачак.

Дәваханәдә зыян күрүчегә махсус укол ясарга тиешләр.

Елан чаккан кешегә алкогольле эчемлек эчерү катгый тыела! Болай эшләү аның хәлен кискен начарайтырга мөмкин.

Еланнар апрельдән октябрьгә кадәр актив була, шуңа табигать кочагына чыкканда бу хакта онытмагыз!

Фото: mk.ru
Читайте нас: