Җәйнең иң матур чагы җитте. Я көннәре саен табигатькә чыгып, ял итәргә тырышабыз. Ә аннан кайткач, шашлык кыздырган рәшәткәне юу күп вакытны ала. Аны тиз генә юу сере барлыгын белә идегезме?
Кызган грильгә урталай бүленгән суган ышкыгыз, ул янган майларны яхшы чистарта. Кайнар гриль, барбекю рәшәткәсенә лимон ышкырга була. 30 минуттан гадәттәгечә юа аласыз.