+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
9 июль 2021, 12:15

Тромб булмасын, дисәң...

Табиб аны булдырмауның гади генә ысулын киңәш итә.

attuale.ru
Фото:attuale.ru

Балык тромблар барлыкка килү куркынычын киметә һәм гомерне озайта.

Анда витаминнар һәм май кислоталары бар, алар инфаркттан саклап калырга һәм ялкынсынуны киметергә мөмкин.

Бу хакта “Россия 1” телеканалы эфирында табиблар Сергей Агапкин һәм Михаил Гинзбург сөйләделәр.

“Тикшеренүләр күрсәтүенчә, балыкны атнага ике-өч тапкыр куллану безгә өч ел ярымга озаграк яшәргә ярдәм итә, ә шулай ук ит куллану, киресенчә, гомер озынлыгын шул кадәр ук киметә”, — дип белдерә Гинзбург.

Ул балыктагы Е витамины яшьрәк күренергә ярдәм итә, дип ассызыклый.Агапкин билгеләвенчә, диңгез балыгында ялкынсынуны киметүче май кислоталары һәм D витамин күп. Елга балыгы В витаминына һәм фолий кислотасына бай.

Анда организмда холестерин дәрәҗәсен җайга салучы һәм тромблар барлыкка килүдән саклый торган микроэлементлар төркеме бар.

Табиб атна саен диңгез балыгын куллану инфаркт куркынычын ике тапкыр киметә, диелгән тикшеренүне искә төшерде.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: