+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
16 июль 2021, 10:50

Китап укысаң, картлыгыңда ачык зиһенле булырсың

Галимнәр фикеренчә, баш миен гел эшләтеп торган очракта гына картлыгыңда ачык зиһенле булырсың. Моның бер чарасы - китап уку. Бүгенге көндә китап укырга вакытыбыз юк, дибез. Менә бу фикерләр, бәлки, сезгә аз булса да вакытыгызны китап укуга багышларга ярдәм итәр.

Китап укысаң, картлыгыңда ачык зиһенле булырсың
Китап укысаң, картлыгыңда ачык зиһенле булырсың
1. Китап уку сүз байлыгын арттыра. Укыганда без, таныш булмаган сүзләр очратып, аларның мәгънәсен беләбез һәм алга таба аларны куллана алабыз.

2. Китап уку кешеләр белән аралашырга ярдәм итә. Күп укыган кеше матур, ачык итеп сөйли белә. Кешеләр өчен кызыклы әңгәмәдәш булып китәсез.

3. Китап уку үз-үзеңә ышанычны арттыра. Әңгәмә барышында күп белүен сизгәндә кешенең үз-үзенә ышанычы арта. Моны башкалар бәяләсә, бигрәк тә.

4. Уку стрессны киметә. Стресс - хәзерге заман кешесенең юлдашы. Китап уку тынычландыру үзлегенә ия.

5. Уку хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта. Китап укыганда язылган фикерне аңлар өчен без туктаусыз баш миен эшләтәбез. Алда язылган детальләрне онытмас өчен хәтерне эшкә җигәбез.

6. Китап уку Альтцгеймер авыруыннан саклый. Галимнәр фикеренчә, күп укыган кешедә бу чир сирәгрәк була.

7. Китап уку картаймаска ярдәм итә. Баш мие картайган саен кеше организмы тизрәк картая икән.

8. Китап уку иҗади шәхес булырга ярдәм итә. Китаплар бетмәс-төкәнмәс илһам һәм идея чыганагы булырга мөмкин.

9. Китап уку йокыны яхшырта. Йоклар алдыннан даими рәвештә китап укысагыз, организм моңа күнегәчәк. Һәм берничә бит укыганнан соң яхшы гына йоклап китәчәксез.

10. Китап уку фикерне бер ноктага туплау сәләтен үстерә. Укыган вакытта башка вак-төякләргә игътибар итмәскә тырышып укыйсың, бу осталык башка эшләр башкарганда да кирәк була.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: