+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
23 июль 2021, 10:15

Мираска керә аламмы?

— Минем әбием (әтиемнең әнисе) 2018 елда үлде. Әти 2000 елда вафат булды. Әтинең апасы бар, ул мираска кергән һәм әбиемнең йортын саткан. Бу хакта мин быел гына белдем. Мин мирас өлешенә дәгъва итә аламмы? Әйе икән, моның өчен ниләр эшләргә кирәк?Гөлгенә ХАҖИЕВА.

Мираска керә аламмы?
Мираска керә аламмы?
 — Әйе, Сез әбиегезнең мирасындагы өлешкә дәгъва итә аласыз, чөнки сезнең әтиегез беренче чират варисы булып тора һәм ул мирасны кабул иткәнче үлгән. Шулай итеп, Сез, варисның оныгы буларак, беренче чират варисы кебек үк, милекне мирас итеп аласыз. Әби үлгәннән соң, 6 ай дәвамында нотариуска мирас кабул итү турындагы гариза белән мөрәҗәгать итү-итмәвегезгә карамастан, Сезгә моны хәзер эшләргә кирәк, һәм, әгәр нотариус баш тартса, үз хокукларыгызны суд аша тергезү зарур. Аннары Сез апагыздан судка кадәр яки суд тәртибендә компенсация (чөнки йорт инде сатылган) таләп итә аласыз.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: