+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
24 июль 2021, 14:00

Үз сутында тозланган помидор бик тәмле була!

Күп еллар сыналган бу рецептны сайлап, үкенмәссез.

Үз сутында тозланган помидор бик тәмле була!
Үз сутында тозланган помидор бик тәмле була!

Быел помидорлар пешәр вакыт җиткәндә көннәр эссе, ә төннәр салкын тора. Салкын төннәр йогынтысыдыр, мөгаен: кызарып пешкән помидорлар шартлап ярыла. Менә шундый пешкән помидорларны ташларга ашыкмагыз, алардан бик тәмле сут килеп чыга. Әгәр помидорны үз сутында тозласаң, табынның уртасында утырырлык матур һәм тәмле ризык була.

Яхшылап юылган һәм стерильләштерелгән 3 литрлы банкаларга каты тышлы, ярылмаган, уртача зурлыктагы помидорларны тутырабыз. (1 литрлы банкаларга вак помидорлар ябу уңайлы). Һәр банкага кайнап торган су коеп, 5 минут тотабыз, аннан суны түгеп, помидорлар өстенә кайнап торган томат суты коябыз.

Ә ул болай әзерләнә: ныклап пешкән эре помидорларны иттарткыч аша чыгарабыз яисә блендерда әйләндерәбез. 3 литр сутка 4 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 5 хуш исле борыч, 6 лавр яфрагы, 3 гвоздика, 1 чәй калагы төелгән корица алына. Сутны кайнатып чыгаргач, өстенә җыелган күбеген алабыз һәм барлык тәмләткечләрне кушып, 5 минут кайнатабыз.

Банкаларны тимер капкач белән ябып, әйләндереп каплап куябыз. Мондый ысул белән япкан помидорлар кыш буена бик яхшы саклана.

Фото: dvoyni.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: