+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
28 июль 2021, 10:45

Кышкылыкка рассольник хәзерлик!

Эштән кайткач, тиз генә аш өлгертү өчен бик шәп була ул.

Кышкылыкка рассольник хәзерлик!
Кышкылыкка рассольник хәзерлик!
Кышкылыкка рассольник әзерләү өчен 3 килограмм кыяр, 3 килограмм помидор, 1 килограмм кишер, 1 килограмм суган, 500 грамм арпа ярмасы (перловка), 200 грамм үсемлек мае, 4 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 100 грамм уксус, түгәрәк борыч кирәк.

Арпа ярмасын 4-5 сәгать суда тотабыз. Кыяр, помидор, кишер, суганны турап, арпа ярмасы, тоз, шикәр комы, үсемлек мае салып, 40 минут пешерәбез. Пешеп чыкканда гына уксус салабыз.

Стерильләштерелгән банкаларга салып, капкач белән ябабыз һәм, төреп, суынганчы тотабыз.

Тәмле булсын!

Фото:kulinarenok.ru


Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: