+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
29 июль 2021, 21:20

“Глобус” салаты

Әлеге салатны кыш айларында ачып җибәрсәң, өйгә хуш исе тарала, ә үзе шундый тәмле була.

“Глобус” салаты
“Глобус” салаты

Салат өчен 2 килограмм помидор, 1 килограмм баклажан, 1 килограмм татлы борыч, яртышар килограмм суган һәм кишер алына. Тәмләткечләрдән 1 аш кашыгы шикәр комы, 200 грамм үсемлек мае, 100 грамм 6 процентлы аш серкәсе кирәк булыр.


Помидорларны — зур булмаган өлешләргә, баклажан, суган һәм кишерне эрерәк кисәкләргә турыйбыз. Казанга башта кишер белән суганны, аннары баклажанны, ә иң өскә помидор кисәкләрен тезәбез. Алар өстенә барлык тәмләткечләрне салабыз, тик аларны бутамыйбыз. Шулай, казанның капкачын каплап, кайнатып чыгарабыз һәм талгын утта 35-40 минут пешерәбез.


Стерильләштерелгән банкаларга тутырыр алдыннан гына салатка аш серкәсе кушып җибәрәбез. Баклажанны алдан тозлы суда тотсагыз, салатка ачысы чыкмас.

 
 
 
Фото: natalia11.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: